Казанда Рәфкать Сафиуллин һәм Леонид Попов истәлеген мәңгеләштерәләр
02.09.2026 15:10Татарстан башкаласында Татпотребсоюз идарәсе рәисе Рәфкать Сафиуллин һәм РФ Герое, СССРның атказанган очучы-сынаучысы Леонид Попов истәлеген мәңгеләштерәчәкләр. ТР Министрлар Кабинетының мемориаль такталар кую турындагы карарын республика Премьер-министры Алексей Песошин имзалаган.
Бу хакта Татар-информ яза.
Леонид Попов (1940-2023) хөрмәтенә такта А.Н.Туполев исемендәге Казан милли тикшеренү техник университеты – КАИның төп бина фасадына (Карл Маркс ур., 10 йорт) куелачак. Ул анда 1957-1963 елларда укыган.
Очу-тикшеренү институтында эшләгәндә, Попов МиГ-31, Ту-22М һәм Ту-154 очкычларында пилотаж-навигация комплексларын, шулай ук Ту-154ЛЛда «Буран» идарә итү системасын сынап караган. А-50, Ил-76, Ми-4, Ми-8, Су-24, Ту-22, Як-28 очкычларында һәм аларның модификацияләрендә сынау очышларында катнашкан. Соңрак МиГ-31 модификацияләренең беренче очышларында, шулай ук МиГ-25ПУ, миг-29УБ һәм МиГ-АТ сынауларында катнашкан.
Үз чиратында, 1970 елдан 1992 елга кадәр Татпотребсоюз белән җитәкчелек иткән Рәфгать Сафиуллин (1929-1995) хөрмәтенә мемориаль такта Николай Ершов урамындагы 58 нче номерлы бина фасадына урнаштырылачак, анда 1987 елның 13 октябрендә аның инициативасы белән Мәскәү кооператив институтының Казан филиалы ачыла.