Рөстәм Миңнеханов Биектау районындагы «Нурания» мәчетендә булды
25.08.2026 10:30
Опубликовано в
В Стране
Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Биектау районына эш сәфәре кысаларында «Нурания» мәчетендә булды. Бу хакта Республика Рәисенең матбугат хезмәте хәбәр итә.
Мәчет М-7 трассасының 805 нче чакрымында урнашкан, анда 50гә якын кеше сыя. Мәчетнең беренче катында ирләр өчен намаз уку бүлмәсе, чишенү бүлмәсе, тәһарәт алу бүлмәсе, икенче катында хатын-кызлар өчен намаз уку бүлмәсе, имам бүлмәсе һәм ифтарлар залы бар.
Төзелеш инициаторлары мәчеттән М-7 трассасы буенча узучы дин тотучылар файдаланачак дип уйлый.
Рөстәм Миңнехановка төзелеш һәм төзекләндерү эшләре тәмамланды, дип сөйләделәр.