Казанда яшь башкаручыларның «Яңа дулкын - 2026» фестивале башлана
20.08.2026 12:2020-26 август көннәрендә Татарстан башкаласы яшь башкаручылар һәм Россия эстрада йолдызлары катнашындагы музыкаль фестиваль белән гөрләп торачак. Быел ул бездә икенче тапкыр оештырыла.
Үткәрү урыны — “Ак Барс Арена” стадионы территориясендә урнашкан New Wave Hall залы. Быел конкурста 12 катнашучы. Алар Россия, Әрмәнстан, Белоруссия һәм Казахстаннан. Россиядән: Аркадий Евтушенко , Анастасия Иванова , Игнат Изотов (Татарстанны тәкъдим итә), Лист , Артём Миньков , Милана Пономаренко. Ника Терентьева , ISTOKIYA , TROFIM GRANN . Әрмәнстаннан — Флора Бичахчян, Белоруссиядән — София Рустамова , Казахстаннан — ӘМРЕ. Җиңүче “Бәллүр дулкын” статуэткасына лаек булачак. Приз фонды — 9 миллион сум.
Катнашучыларны берсе - Игнат Изотов Татарстанны тәкъдим итә. Ул “Йолдызлык — Созвездие” фестивалендә үсеп чыккан егет. Узган ел “Голос” тапшыруында да катнашып, үз тавышы белән дүрт жюри әгъзасының да игътибарын яулаган иде.
Бәйгенең жюри рәисе — танылган композитор, продюссер, Россиянең халык артисты Игорь Крутой. Тамашачылар атна дәвамында концерт программаларында танылган Россия эстрадасы йолдызлары Филипп Киркоров, Валерий Леонтьев, Лариса Долина, Артур Пирожков, Дима Билан Алсу, Александр Буйнов, Сергей Лазарев, Полина Гагарина, Ани Лорак һәм башкаларның чыгышларын да карый алачак. Шулай ук программада Юрий Антоновның һәм Игорь Сарухановның юбилей кичәләре, Раймонд Паулсның юбилеена багышланган концерт.
20 августта “Яңа дулкын” фестиваленең ачылыш тантанасы. Яшь башкаручылар һәм эстрада йолдызлары кызыл келәм аша уза. Чараның төп программалары 21 августта башлана.