Татарстанның ике районында көрән аюларны ауларга рөхсәт иттеләр
25.07.2026 21:18Татарстанда күпьеллык тәнәфестән соң беренче тапкыр көрән аюларны ауларга рөхсәт ителде. Агымдагы елның 1 августында башланачак яңа аучылык сезонында республиканың Мамадыш һәм Балык Бистәсе районнарында җиде баш аю ауларга рөхсәт ителгән.
Тиешле указга ТР Рәисе Рөстәм Миңнеханов кул куйды. Моңа кадәр документ дәүләт экология экспертизасын узган иде,.
Аюлардан тыш, указ 1057 поши, 1063 себер кыр кәҗәсе, 12 затлы болан, 21 таплы болан, дүрт селәүсен һәм 217 бурсык аулауны рөхсәт итә. Татарстанда көрән аюны 1 августтан 31 декабрьгә кадәр һәм 21 марттан 10 июньгә кадәр ауларга мөмкин булачак.
Алты аю исәпләнгән «Албай» аучылык хуҗалыгында бер ерткыч тотарга рөхсәт ителә, «Кама яры» аучылык хуҗалыгында җиде хайванның икесен, ә «Кама яры 2» аучылык хуҗалыгында 15 тән дүртесен ауларга рөхсәт ителә.
Гомумән алганда, узган ел Татарстан территориясендә 90 көрән аю исәпләнгән. Бу алдагы 2024 ел белән чагыштырганда бераз кимрәк, ул вакытта республикада аларның саны 97 булган. Аюлар Татарстан Республикасының Әгерҗе, Арча, Кукмара, Мамадыш, Балык Бистәсе һәм Саба муниципаль районнарында еш очрый, диелә «Татар-информ» хәбәрендә.