Биектау районының баш ветеринария табибы итеп Ренат Хисмәтов билгеләнде
30.03.2026 09:33Биектау районының ветеринария берләшмәсен авыл хуҗалыгы өлкәсендә 22 ел хезмәт стажы булган тәҗрибәле белгеч Ренат Хисмәтов җитәкләде.
Аны вазифага билгеләү турында эшлекле дүшәмбедә Биектау районы башлыгы Равил Хисаметдинов хәбәр итте, дип яза Татар-информ.
«Районыбыз файдасына сыйфатлы, нәтиҗәле хезмәт куярсыз, дип өметләнәм!» — диде Равил Хисаметдинов.
Ренат Хисмәтов 1976 елның 15 августында ТАССРның Мамадыш районы Олыяз авылында туган. 1998 елда Н.Э.Бауман исемендәге Казан дәүләт ветеринария медицинасы академиясен тәмамлаган.
Һөнәри эшчәнлеге барышында Хисмәтов төрле авыл хуҗалыгы предприятиеләрендә технолог, җитештерү буенча урынбасар һәм баш зоотехник булып эшләгән, «Туган Як» һәм «Ак Барс-Әгерҗе» агрофирмаларында җитәкче вазифаларын башкарган, шулай ук «Яңа тормыш» ҖЧҖ генераль һәм башкарма директоры булган.
2024 елның 21 февраленнән ул Әгерҗе ветеринария берләшмәсенең баш ветеринария табибы вазифаларын башкарды.
Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта Татарстанда “Кадрлар” илкүләм проекты гамәлгә ашырыла.