ТОП новости

Теги

Элекке тикшерүче Россия Герое югалуның төп ихтимал сәбәбен аңлаткан

04.06.2026 12:41
Опубликовано в В мире

Кузбасста Россия Герое Алексей Асылхановның югалуы аның махсус хәрби операциядә катнашуына бәйле булырга мөмкин. Җинаять эшләре буенча адвокат, элекке тикшерүче, полковник Максим Девятьяров “Российская газета” хәбәрчесе белән әңгәмәсендә шундый фикерен җиткергән.

“Тикшерү органнарында 26 еллык эш тәҗрибәмә таянып, зур кызгану хисе белән шуны әйтә алам: Россия Герое Асылхановның юкка чыгуы махсус хәрби операция зонасындагы батырлыклары белән бәйле булырга мөмкин”, – дип белдергән Девятьяров.

Аның әйтүенчә, үз ихтыяры белән чыгып китүенең күзгә күренеп торган сәбәпләре булмау шундый фикергә этәрә. Элекке тикшерүче Асылхановның даими эшкә ия булганлыгын, хатыны бала көткәнлеген искәрткән.

Моннан тыш, аның сүзләренә караганда, Герой шәхси әйберләрен һәм акчасын өендә калдырып киткән, ә аларсыз озак яшәп булмый.

Эзләү чаралары барышына килгәндә, белгеч аңлатып үткәнчә, Асылханов, хәрби хезмәттән киткәнлектән, гомуми тәртиптә эзләнелә.

Девятьяров сүзләренә караганда, мондый очракта хокук саклау органнары хезмәткәрләре Эчке эшләр министрлыгының мәгълүмат үзәкләре базаларын, паспорт-виза һәм адрес-белешмә хезмәтләре, медицина учреждениеләре, морглар мәгълүматларын тикшерә. Моннан тыш тоткарланучылар һәм кулга алынучылар турында мәгълүматлар барлана. Шулай ук югалган кешенең туганнарыннан, дуслары, танышлары һәм коллегаларыннан сорау алына.

Исегезгә төшерәбез: 23 яшьлек Алексей Асылханов 3 апрельдә югалган. Бу көнне ул Кемерово өлкәсенең Юрга шәһәрендә Фестивальная урамындагы йортыннан чыгып киткән һәм әлегәчә аның кайда икәнлеге билгесез булып кала.

Якыннары әйтүенчә, Герой, югалганчы, каядыр китәргә җыенуы турында бернинди дә сүз кузгатмаган.

var SVG_ICONS = ' ';