ТОП новости

Теги

Татарстанда быел 91 миллиард сумлык юл эшләре башкарылачак

15.04.2026 09:34
Опубликовано в В мире

Татарстанда быел 300 чакрым төбәк дәрәҗәсендәге һәм 545 чакрым җирле юллар төзеләчәк һәм төзекләндереләчәк. Моңа 91,4 миллиард сум акча тотылачак. Бу хакта Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин Татарстан Дәүләт Советының 20 нче утырышында хәбәр итте.

«Узган ел 176 чакрымнан артык федераль юллар, 500 чакрымга якын төбәк дәрәҗәсендәге юллар, 1 мең чакрымнан артык җирле юллар төзелде һәм төзекләндерелде. 31 күпер яңартылды», – диде Алексей Песошин.

Былтыр М7 трассасының бер өлешен реконструкцияләү эше төгәлләнгән, Сокуры авылын урап узу юлы ачылган, шулай ук, Казаннан чыгу юлы – Оренбург тракты дублеры төзелә башлаган. «Әлеге максатларда 133,3 миллиард сум акча тотылды», – диде Премьер-министр.

Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта Татарстанда «Нәтиҗәле конкурентлыкка сәләтле икътисад» илкүләм проекты гамәлгә ашырыла.

var SVG_ICONS = ' ';