ТОП новости

Теги

«Тантана» театраль премиясе җиңүчеләре билгеле булды

27.03.2026 13:16
Опубликовано в В мире

Бүген «Тантана» (Триумф) республика театр премиясе 16нчы тапкыр тапшырылды.

Тарихи вакыйга Әтнә татар дәүләт драма театры сәхнәсендә, Габдулла Тукайның 140 еллыгына һәм театрның 15 еллыгына туры китереп, татар театры көнендә үтте. Премия 2011 елдан бирле иң яхшы иҗади эшләргә бирелә.

Галиәсгар Камал исемендәге Татар дәүләт академия театрының «Сафлык музее» спектакле «Зур форматлы иң яхшы спектакль» номинациясендә «Тантана» премиясе лауреаты булды.

«Судьба человека» (Особняк Демидова), «Кечкенә Мирза» (Тинчурин театры), «Башмагым» (Камал театры), «balballar» («Әлиф» иҗат берләшмәсе), «Лебединое озеро» (Җәлил исемендәге опера һәм балет театры) төрле номинацияләрдә лауреатлар булды.

Иң яхшы ир-ат роле өчен призны ТР атказанган артисты, Камал театры актёры Ришат Әхмәдуллин алды, иң яхшы хатын-кыз роле өчен премия лауреаты – Түбән Кама драма театры актрисасы Гүзәл Шәмәрдәнова.

Казан шәһәре мэриясе бүләген Айдар Җаббаровның «Хыял артыннан» спектакле алды.

Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта Татарстанда «Яшьләр һәм балалар» илкүләм проекты гамәлгә ашырыла.

var SVG_ICONS = ' ';