Казанда фельдшерлар йөрәге 27 минут туктап торган ир-атны коткарган
19.02.2026 06:47
Опубликовано в
Новости
Казанда ашыгыч медицина ярдәме станциясе фельдшерлык бригадасы йөрәге туктаган 41 яшьлек ир‑атны коткарган.
Гөлназ Нисапова белән Альберт Сафиуллин составындагы бригада йорт подъездында аңын җуйган ир-атка ярдәм итү өчен килә. Алар килгәндә ирне көзән җыерган, сулышы туктаган һәм клиник үлем билгеләре күзәтелгән.
Табиблар LUCAS массаж аппаратын тоташтырганнар, үпкәләренә ясалма вентиляцияли ясаганнар һәм транспортлау вакытында реанимация чараларын дәвам иткәннәр.
27 минуттан соң мониторда синус ритмы теркәлгән – йөрәге тибә башлаган. Пациентны алга таба дәвалану өчен стационарга китергәннәр.
Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта Татарстанда «Сәламәтлек» илкүләм проекты гамәлгә ашырыла.