ТОП новости

Теги

Татарстан алты ай эчендә Кытайга 30 миллион долларлык продукция озаткан

20.07.2026 13:05
Опубликовано в Человек и Закон

Татарстан 2026 елның беренче алты аенда Кытайга 29,6 миллион долларлык агросәнәгать продукциясе озаткан. Узган ел дәвамында Кытай Халык Республикасына озатылган продукция күләме 38,9 миллион доллар тәшкил иткән. Бу хакта РБК Татарстанга ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр.

Чагыштыру өчен, 2025 елның 16 июленә Кытайга Татарстан агросәнәгать продукциясе экспорты күләме 12,6 миллион доллар тәшкил иткән.

Июнь йомгаклары буенча җитен орлыгы төп өлешне били – ул Кытайга 12,6 миллион доллар күләмендә озатылган. Бер ел элек июль уртасына бу күрсәткеч 2,3 миллион доллар тәшкил иткән.

Моннан тыш, Татарстан Кытай Халык Республикасына 4,3 миллион долларлык бөртекле-кузаклы культуралар, 3,9 миллион долларлык рапс мае, 2 миллион долларлык шикәр продукциясе һәм 222,6 мең долларлык кондитер эшләнмәләре озаткан.

Татарстан Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгында Кытай партнёрларының ашлыкны тирәнтен эшкәртү продукциясе белән кызыксынуларын билгеләп үттеләр.

Татарстанда Агросәнәгать комплексы продукциясенең куркынычсызлыгын һәм сыйфатын бәяләү федераль үзәге белешмәләре буенча, 2026 елның беренче айларында республика Кытайга 30 мең тоннадан артык бөртекле продукция – борчак, җитен һәм үсемлек мае җибәргән, дип яза Татар-информ.

Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта “Нәтиҗәле конкурентлыкка сәләтле икътисад” илкүләм проекты гамәлгә ашырыла.

var SVG_ICONS = ' ';