Иннополис Университеты белән «Группа 1С» АҖ арасында хезмәттәшлек турында меморандум имзаланды
04.06.2026 12:09Санкт-Петербург халыкара икътисадый форумы кысаларында Иннополис Университеты һәм «Группа 1С» АҖ арасында хезмәттәшлек турында меморандум имзаланды. Имзалау Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов катнашында узды, дип хәбәр итә ТР Рәисе Матбугат хезмәте.
«Группа 1С» – Россиянең әйдәп баручы ИТ-компаниясе, ул 30 елдан артык оешмалар, шул исәптән бюджет секторы учреждениеләре эшчәнлеге процессларын автоматлаштыру белән шөгыльләнә. «1С» фирмасы Россия Федерациясенең барлык төбәкләрендә дә бар. Аерым алганда, Татарстанда 100дән артык «1С» төбәк партнёры эшли. Татарстан Республикасында 15 меңнән артык предприятиене һәм компанияне 1С партнёрлары озата йөри.
Имзаланган килешү бизнесны автоматлаштыру һәм цифрлаштыру өлкәсендә белгечләр әзерләү юнәлешендә төбәкнең уку йортлары белән хезмәттәшлекне үстерергә мөмкинлек бирәчәк. Моннан тыш, Иннополис Университетында «Группа 1С» АҖ белән берлектә илебез югары уку йортлары мәнфәгатьләрендә югары мәктәпнең югары квалификацияле ИТ-укытучыларын әзерләү буенча магистр программасы булдырырга ярдәм итәчәк.
Программага тыңлаучыларны җыю 2027/2028 уку елына планлаштырылган. Программага ел саен 20-25 кеше җыю планлаштырыла.
Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта Татарстанда «Нәтиҗәле конкурентлыкка сәләтле икътисад» илкүләм проекты гамәлгә ашырыла.