Уртача гомер озынлыгы 73 яшьтән артып киткән
30.03.2026 15:04Илдә уртача гомер озынлыгы 73 яшьтән артып киткән.
2036 елга кадәр бу күрсәткеч инде 78–81 яшькә җитәргә тиеш. Россия Сәламәтлек саклау министрлыгының штаттан тыш баш гериатры, Геронтология фәнни-клиник үзәге директоры Ольга Ткачева әйтүенчә, 2030 елга илдә яшәүче һәр 4 кешенең берсе 60 тан өлкәнрәк булачак.
Галимә сүзләренә караганда, хәзер 60 яшьтә булган кешеләр уртача тагын 20 ел яшәячәк. «Иң мөһиме – кешенең күпме яшәве түгел, ә шушы гомерен ничек үткәрүе. Үз-үзеңне йөртү-карау сәләтен, социаль активлыкны, кәеф күтәренкелеген җуймау, үз акылыңда булу мөһим. Шуңа күрә гомерне озайту түгел, бәлки сәламәтрәк, сыйфатлырак гомер чорын озайту турында сөйләү дөресрәк булыр», – дигән ул.
Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта Татарстанда “Һәр кешегә сәламәтлек” төбәк проекты гамәлгә ашырыла.