Татарстанда 27 июньнән 21 июльгә кадәр «Сәләт» форумы узачак
05.06.2026 11:0827 июньнән 21 июльгә кадәр Биләр тарихи-археологик музей-тыюлыгы территориясендә “Сәләт” XV Халыкара яшьләр мәгариф форумы уздырылачак. Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов ярдәмендә үткәрелә торган бик зур яшьләр проекты республиканың барлык районнарыннан, Россия төбәкләреннән, якын һәм ерактагы чит илләрдән 4 600 мәктәп укучысын, 1 070 оештыручы һәм 210 остазны берләштерә.
Форум кысасында төрле юнәлешләр буенча өч смена оештырылачак. Барлык сменалар кысасында Татарстан һәм Россиянең әйдәп баручы экспертлары, галимнәре, мәдәният һәм сәнгать эшлеклеләре мастер-класслар уздырачак.
Чара 27 июньдә “Алдынгылар Биләр Форум” сменасы белән ачыла. Ул Россиянең “Алдынгылар хәрәкәте” белән берлектә оештырыла. Шулай итеп, республиканың иң зур палаткалы лагере хәрәкәт активистлары өчен ишекләрен ачачак.
“Сәләт Биләр Форум” фестивалендә исә “Сәләт”нең җәйге сменаларында ял итүче талантлы балалар һәм яшьләр катнашачак. Аны үткәрү срогы – 5 июльдән 11 июльгә кадәр. Форум “Сәләт” оешмасының еллык эше йомгакларының иң югары ноктасы булып тора.
Җәйнең иң кызган чорында – 15 июльдән 21 июльгә кадәр укучылар һөнәрләр дөньясына чумачак. “Һөнәрләр Биләр Форум” дигән өченче сменаның төп идеясе – балаларга заманча һөнәрләр үзләштерү өчен яңа мөмкинлекләр ачу.
“Биләр Форум”ның һәм сменасында һәм “Сәләт”нең төп сменаларында татар халкы тарихы буенча Республика олимпиадасы уздырыла. Аның исеме – “Тамырлар”! Финалда катнашучыларның барчасына – сертификатлар, ә җиңүчеләргә – кыйммәтле бүләкләр: беренче урынга – велосипед, икенче һәм өченче урыннарга “Алиса” акыллы колонкасы тапшырылачак.
Моннан тыш “Сәләт” XV Халыкара яшьләр мәгариф форумының беренче сменасы кысасында форумга җыелган коллективлар җитәкчеләре өчен “Остаз” проекты оештырылачак.
10 июльдә “Сәләт” форумында “Асыл гаилә Җыены” уздырыла. Анда “Сәләт Алмагач” мәктәбе, “Бәләкәч” клубы балалары һәм ата-аналар, шулай ук берничә буыны “Сәләт”кә бәйле гаиләләр җыелачак.
“Сәләт” форумы – Татарстанның төп проектларыннан берсе. Россиядә генә түгел, илебездән читтә дә яхшы мәгълүм. Мәгариф һәм IT-технологияләр өлкәсендә тәҗрибә, идеяләр алышу, шәхсән һәм һөнәри сыйфатларны үстерү, дөньякүләм фәнни-технологик, социаль трендларны үстерү платформасы.
19-25 июнь аралыгында “Болгар – Туган тел” төбәкара палаткалы лагерь эшләячәк. Лагерьның эшчәнлеге “Татарстан Республикасы дәүләт телләрен һәм Татарстан Республикасында башка телләрне саклау, өйрәнү һәм үстерү буенча дәүләт программасы”н тормышка ашыру кысасында оештырыла. Проектның максаты – яшьләрнең игътибарын татар телен өйрәнүгә җәлеп итү. Бу максатка ирешү өчен яңа мәгълүмат һәм методик эшләнмәләр кулланыла, татар мәдәнияте традицияләре үзләштерелә, талантлы шәхесне тәрбияләү буенча инновацион алымнардан файдаланыла.
Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта Татарстанда «Яшьләр һәм балалар» илкүләм проекты гамәлгә ашырыла.