Казанда 21 миллиард сумлык юл-төзелеш эшләре үткәреләчәк
04.06.2026 15:37Быел Казанда гомуми бәясе 21 миллиард сумнан артык булган масштаблы юл-төзелеш эшләре планлаштырыла. Шул исәптән «Россия – АСЕАН» саммиты делегацияләренең маршрутларындагы юл участоклары да төзекләндереләчәк. Бу хакта Казан мэриясендә Татарстан башкаласы башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Игорь Куляжев хәбәр итте, дип яза «Татар-информ».
«Юлны яңартырга гына түгел, юл инфраструктурасы объектларын да әзерләргә кирәк. Моның өчен 213 миллион сум акча бүлеп бирелде», – диде ул шәһәрнең Казанда 2026 елда «Россия – АСЕАН» саммитын әзерләү һәм уздыру буенча оператив штабы утырышында.
Моннан тыш, саммит кунаклары үтәчәк маршрутлар буйлап 15 терәк диварны ремонтлау һәм буяу планлаштырылган. Эшләр Пушкин, Ульянов-Ленин, Тихомирнов, Волков, Щербаков урамнарында һәм башка участокларда үткәрелә. Эшләрнең төп өлеше 10 июньгә кадәр тәмамланачак, дип билгеләп үтте Куляжев.
Аның сүзләренчә, 3 километрдан артык озынлыктагы иминлек киртәләрен, 2 километр озынлыктагы юл киртәләрен ремонтлау һәм алыштыру, зыян килгән элементларны торгызу һәм җитмәгәннәрен яңадан урнаштыру, якынча 3 мең чүп савытын монтажлау, тавыштан саклау экраннарын ремонтлау һәм 12 тукталыш павильонын яңарту эшләре башкарыла. Төп маршрутлардагы эшләр саммит башланганчы төгәлләнәчәк.
Куляжев шулай ук Танк боҗрасы янындагы Первомайский торак массивында җир өсте җәяүлеләр кичүе ремонтлана, дип өстәде. Моннан тыш, Вишневский урамыннан «Миллениум» күперенә кадәр булган терәк диварлар һәм тоннель өлеше яңартыла.
«Бүгенге көндә эшләр 40 процентка әзер», – дип йомгаклады сүзен Куляжев.
Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта «Яшәү өчен инфраструктура» илкүләм проекты гамәлгә ашырыла.