ТОП новости

Теги

возраст молодежи Геннадий Онищенко Герхард Шредер Дональду Трампу Владимира Путина Defense Priorities Грайворонский округ Александр Вольфович Майкл Кларк Тайваньский пролив Morgan Stanley мотоциклы Гранитное референдум 2014 А400М Atlas Тристан-да-Кунья Британские военные Министерство обороны Великобритании пенальти пропал пермяк Шрёдер статистика аварий Ространснадзор Виталий Савельев Людмила Паршина Северо-Западный федеральный округ Приволжский федеральный округ черемуховые холода Thonet ресторан Мартьяныч Илларион Иванов-Шиц Музей архитектуры ГУМ Игорь Солонин Майдан Министерство здравоохранения Испании известный писатель Арина Соболенко Сорана Кырстя Федеральный закон Трептов-парк георгиевская ленточка Тауби Ашноков Мухамед Коков Казбек Коков Кабардино-Балкария Сергей Варавин Бессмертный автополк гаубица Стрела Ак Барс

Рөстәм Миңнеханов Питрәч районында булды: «Сезнең үсеш потенциалы зур»

11.05.2026 05:07
Опубликовано в В Стране

Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Питрәч районына эш сәфәре белән булды. Аны Татарстан Республикасы вице-премьеры – авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров һәм Питрәч районы башлыгы Рәис Сөләйманов озата йөрде. Сәфәр барышында республика Рәисе язгы кыр эшләренең барышы белән танышты. Бу хакта ТР Рәисе Матбугат хезмәте хәбәр итте.

Хуҗалыклар җитәкчеләре белән очрашуда район башлыгы хәбәр иткәнчә, бүгенге көнгә планлаштырылган 32,5 мең мәйданның 23,5%ы чәчелгән. Кырларда һәркөнне 140 кеше эшли, 86 берәмлек техника эшли. Чәчүне 24 майга тәмамлау планлаштырыла.

Район башлыгы шулай ук сөт буенча да яхшы динамиканы билгеләп үтте – узган елга карата 103%. Шул ук вакытта шәхси ярдәмче хуҗалыкларны активрак үстерергә кирәк.

Республика авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры әйтүенчә, Питрәч аграрийларына программаларда активрак катнашырга кирәк. Ул билгеләп үткәнчә, катлаулы вакытларга карамастан, республика Рәисе авылга ярдәм итү программаларын саклап калган һәм моннан дөрес файдаланырга кирәк.

Рөстәм Миңнеханов барысын да узган Җиңү көне белән котлады һәм ветераннарга бәйрәм көннәрендә генә түгел, көндәлек тормышта да ярдәм итүнең мөһимлегенә игътибар итте.

Район үсешенә килгәндә, Татарстан Рәисе кече һәм урта бизнес өлешенә игътибар итте. Бүген бу – 35%. їСезнең өстенлегегез бик зур. Сез – шәһәр яны районы, бу мөмкинлекләрне файдаланырга кирәк. Районның үсеш потенциалы зур», – дип ассызыклады ул.

Шул ук вакытта Рөстәм Миңнеханов торак секторын төзү мәсьәләсенә игътибар белән карарга, планлаштырганда барлык кирәкле социаль инфраструктураны исәпкә алырга кирәклеген билгеләп үтте.

Моннан тыш, республика Рәисенә «Росагролизинг» АҖнең машина-трактор комплексын төзү проектын тәкъдир иттеләр. Үзәк аграрийларны һәм республиканың юл-коммуналь хуҗалыгы предприятиеләрен югары технологияле техниканы турыдан-туры сатып алмыйча гына файдалану мөмкинлеге белән тәэмин итәр дип көтелә.

Эре агрохаб төзүне ике этапта уздырырга планлаштыралар. Склад биналары, күргәзмә мәйданчыклары, уку класслары төзү, техникага теркәлү гамәлләрен рәсмиләштерү һәм B, C, E, F категорияле тракторчы-машинист таныклыклары бирү өчен Дәүләт техника күзәтчелеге бүлеген ачу күздә тотыла. Шулай ук агросервис хезмәтләре күрсәтү өчен авыл хуҗалыгы техникасы һәм автотранспорт сатып алу да планлаштырыла.

Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта «Нәтиҗәле конкурентлыкка сәләтле икътисад» илкүләм проекты гамәлгә ашырыла.

var SVG_ICONS = ' ';