Кырбаш авылында «Качману кичәсе» бәйрәме узды
23.01.2026 12:34
Чарада барлыгы 43 кеше катнашты
2026 елның 18 гыйнварында сәгать 17:00 дә Кырбаш авылында «Качману кичәсе» бәйрәме узды.
Кырбаш авыл клубы мөдире Надежда Черненко Казан Изге Ана иконасы хөрмәтенә изгеләндерелгән чишмәгә баруны оештырды.
Кырбаш авылында яшәүчеләр Качману бәйрәмен бергәләп билгеләп үтү өчен җыелды. Православ динендә Качману бәйрәме 18 гыйнвар киченнән башлана — бу көнне Качману кичәсе билгеләп үтелә һәм катгый ураза тотыла.
Дога кылынганнан соң Артемий атакай суны бөек изгеләндерү йоласын башкарды. Су изгеләндерелгәннән соң, кешеләр аның белән юынды, теләүчеләр купельгә чумды, күпләр изге су алып китте.
Чарада барлыгы 43 кеше катнашты.
Кырбаш халкы Шәмәрдән храмы настоятеле Артемий атакайга рухи ярдәме һәм йоланы үткәргәне өчен зур рәхмәт белдерә.
Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча Баш идарәсе матбугат хезмәте хәбәр иткәнчә, республикада 18-21 гыйнвар көннәрендә 42,6 меңнән артык кеше бәкедә коенган.