ТОП новости

Теги

Татарстанда бер квартал эчендә 155 миллиард сумлык түләүле хезмәт күрсәтелгән

12.05.2026 16:15
Опубликовано в В мире

Татарстанда яшәүчеләргә беренче кварталда барлыгы 155,7 миллиард сумлык түләүле хезмәт күрсәткәннәр. Татарстанстат мәгълүматлары буенча, бу күрсәткеч узган елның шушы ук чорындагыга караганда 4,8 процентка арткан.

Иң күп түләүле хезмәтләр март аенда (53,9 миллиард сум), ә иң азы – гыйнварда (50,6 миллиард сум) күрсәтелгән. Февральдә исә алардан 51,1 миллиард сум кергән.

Күрсәткечнең күпчелек өлеше коммуналь хезмәтләргә (37,5 миллиард сум) туры килә. Көнкүреш хезмәтләренә – 24,8 миллиард сум, транспорт – 18, мәгариф – 14,8 һәм медицина хезмәтләренә – 12,9 миллиард сум. Гыйнвар–март аралыгында өлкәннәр һәм инвалидлар түләүле хезмәтләрдән иң аз күләмдә (366 миллион сум) файдаланган. Ветеринария хезмәтләреннән дә нибары 489,8 миллион сум һәм курьер хезмәтләреннән 520 миллион сум кергән.

Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта Татарстанда “Кадрлар” илкүләм проекты гамәлгә ашырыла.

var SVG_ICONS = ' ';