Россия күгеннән 325 пилотсыз очкыч бәреп төшерелгән
21.08.2026 06:01
Опубликовано в
Персонально
Узган төндә Россия төбәкләрендә Украинаның 325 пилотсыз очкычы юк ителгән. Бу хакта РФ Оборона министрлыгы хәбәр итә.
«Узган төндә, 20 августта 20.00 сәгатьтән 21 августта 8.00 сәгатькә кадәр, һава һөҗүменнән саклану системасы тарафыннан Әстерхан, Белгород, Брянск, Волгоград, Воронеж, Калуга, Курск, Орел, Ростов, Рязань, Тула өлкәләрендә, Мәскәү төбәгендә, Кырым һәм Удмуртия республикаларында, Краснодар һәм Пермь крайларында, Азов һәм Кара диңгез акваторияләрендә Украинаның самолёт тибындагы 325 пилотсыз очу аппараты бәреп төшерелгән», — диелә хәбәрдә.