М5 трассасы автобуслар һәм йөк машиналары хәрәкәте өчен ачык
04.02.2026 05:25
Опубликовано в
Персонально
М5 трассасында автобуслар һәм йөк машиналары хәрәкәтенә кертелгән барлык чикләүләр дә гамәлдән чыгарылган.
Элегрәк хәбәр ителгәнчә, Татарстан аша уза торган М-5 трассасының дүрт участогында һава торышы начар булу сәбәпле автобуслар, йөк машиналары һәм таксилар хәрәкәтен чикләгәннәр иде.
Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта Татарстанда «Юл хәрәкәте иминлеге» төбәк проекты гамәлгә ашырыла.