ТОП новости

Теги

«КазанФорум-2026»ның эшлекле программасы өч көн дәвам итәчәк

12.05.2026 10:25
Опубликовано в Новости

Быел унҗиденче тапкыр үткәрелүче “Россия – Ислам дөньясы: КазанФорум”ның эшлекле программасы өч көн дәвам итәчәк.

Аның кысасында 149 чара узачак. Бу хакта Татарстан Министрлар кабинетында узган брифингта республиканың Инвестицион үсеш агентлыгы җитәкчесе Талия Миңнуллина әйтте. “Бүген форумның беренче көн башлынды. Ул 17 майга кадәр дәвам итәчәк. “КазанФорум”ның эшлекле программасы исә өч көнне колачлый. Аның кысасында 149 чара узачак. Сөйләшүләр 21 трекка бүленгән”, – диде ул. Талия Миңнуллина сүзләренә караганда, “Казан Экспо”да узучы форум кырларында халыкара хезмәттәшлек, икътисад, ислам финанслары һәм инвестицияләре, мәгариф, мәдәният, транспорт, медицина кебек темалар буенча сөйләшәчәкләр.

Форумның пленар утырышы 15 майга билгеләнгән. “Ул технологик һәм финанс тәкъдитмнәрне берләштерүгә багышланачак”, – диде Инвестицион үсеш агентлыгы җитәкчесе.

Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта “Нәтиҗәле конкурентлыкка сәләтле икътисад” илкүләм проекты гамәлгә ашырыла.

var SVG_ICONS = ' ';