Кыш азагында – чаңгы базасы
23.03.2026 07:01Район үзәкләрендә, авылларда кышны озату бәйрәмнәре гөрләгән көннәрдә Балтач районының Чепья авылында «Вершина» чаңгы базасы ачылды.
«Әлегә кар күп, һөнәри дәрәҗәдә шөгыльләнеп була торган райондагы биш чаңгы трассасында да ярышлар да узып тора, үзләре, гаиләләре белән шуучылар да күп. Җылы, уңайлы киенү- чишенү бүлмәләре, кар чаналарын куярга махсус урыннары булган мондый база ул як зона чаңгычылар өчен зур бүләк булды. Әле бит ул Чепья җирлеге эшмәкәрләренең матди ярдәме белән төзелгән булуы белән дә бик кадерле. Мондый базалар бер көнлек, бер сезонлык кына түгел, шуңа күрә кыш азагында ачылганга карап, аның мөһимлеге, кирәклеге кимеми. Халык мәкале дә чананы җәйдән әзерләргә куша бит. Киләсе сезонда чаңгы белән шөгыльләнүчеләр тагын да артыр дип өметләнәбез», – ди оештыручылар.
Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта «Яшәү өчен инфраструктура» илкүләм проекты гамәлгә ашырыла.