ТОП новости

Теги

Яман шеш очракларының 40 проценты чамасыннан котылып калырга мөмкин булуын ачыклаганнар

04.02.2026 07:11
Опубликовано в Человек и Закон

Дөньяда һәр ун яман шеш очрагының лүртесен булдырмыйча калырга мөмкин.

Бөтендөнья сәламәтлек саклау оешмасында (ВОЗ), Бөтендөнья ракка каршы көрәшү көне алдыннан, шулай дип белдерелгән. Белгечләр билгеләп үткәнчә, моңа тормыш рәвешен үзгәртү юлы белән генә дә ирешергә мөмкин. Шул ук вакытта тәмәке тартуның яман шешнең төп сәбәбе булып калуы искәртелгән. ВОЗның яңа мәгълүматлары 185 илдә яшәүчеләрдә ракның 36 төре буенча тикшеренү нәтиҗәләрен үз эченә алган. Тикшеренүдә тәмәке тарту, хәмер куллану, гәүдә авырлыгы индексы, физик активлык, һаваның пычрануы һәм ультрашәмәхә нурлар анализланган. Галимнәр тартуны ташлауның яман шешне булдырмауда төп сәбәпкә әйләнә алуын ачыклаган. Тартуның – ракның 15 процентын. инфекцияләрнең (әйтик, Helicobacter pylori инфекциясе) – 10, хәмер куллануның – 3 процентын китереп чыгаруы билгеләнгән. Белгечләр нәтиҗәләре буенча, яман шешнең кисәтеп калырга мөмкин булган киң таралган төрләре – үпкә, ашказаны һәм аналык җиңсәсе рагы. Үпкәдә яман шеш тартуга һәм һаваның пычрак булуына, ашказанында яман шеш – Helicobacter pylori инфекциясенә, ә аналык җиңсәсендә яман шеш – асылда кешедәге папиллома вирусына (ВПЧ) бәйле. Тикшеренүчеләр фикеренчә, вакцинация һәм скрининг ярдәмендә соңгысыннан тулысынча котылырга мөмкин. Шулай итеп, галимнәр тарту, хәмернең чамасын белү, ВПЧ һәм В гепатиты кебек хәтәр инфекцияләргә каршы вакцинация уздыру, һаваның сыйфатын, хезмәт шартларын яхшырту, дөрес туклану, физик активлыкны көчәйтүнең яман шешне булдырмый калуда бик әһәмиятле булуын басым ясап әйткән.

Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта Татарстанда «Һәр кешегә сәламәтлек» төбәк проекты гамәлгә ашырыла.

var SVG_ICONS = ' ';