ТОП новости

Теги

Россиядә пенсия рәсмиләштерү тәртибе гадиләштерелде: нинди документлар кирәк булачак?

08.07.2026 13:44
Опубликовано в В Стране

Россиядә пенсия рәсмиләштерү тәртибен гадиләштерүгә юнәлдерелгән яңа кагыйдәләр үз көченә керде.

Бу хактагы боерыкны Россия Хезмәт министрлыгы раслады.

Хөкүмәт каршындагы Финанс университеты доценты Игорь Балынин аңлатканча, яңа документ 2021 елдан гамәлдә булган кагыйдәләрне алыштыра. Үзгәрешләр иминият, тупланма һәм дәүләт пенсияләренә, шулай ук иминият пенсиясенә билгеләнә торган өстәмә түләүләргә кагыла.

Төп яңалык – пенсия рәсмиләштерү процессын мөмкин кадәр автоматлаштыру. Хәзер Россия Социаль фонды гражданның хезмәт стажы һәм хезмәт хакы турындагы мәгълүматны бердәм дәүләт цифрлы платформасы аша мөстәкыйль рәвештә алачак.

Өстәмә документлар дәүләт мәгълүмат базаларында кирәкле мәгълүмат булмаган очракта гына соралачак. Мәсәлән, 2002 елга кадәрге хезмәт стажын расларга кирәк булса.

Әгәр барлык мәгълүмат дәүләт системаларында булса, пенсия рәсмиләштерү өчен паспорт һәм СНИЛС кына җитәчәк.

Белгеч сүзләренә караганда, яңа тәртип гражданнарның пенсия алу хокукын гамәлгә ашыруны җиңеләйтергә һәм документлар җыю белән бәйле мәшәкатьләрне киметергә тиеш. Яңа кагыйдәләр 7 июльдән үз көченә керде.

var SVG_ICONS = ' ';