Барысы да махсус хәрби операциядәге солдатларыбыз өчен!
20.04.2026 11:21
«Актаныш хәрәкәте» волонтёрлары Курск һәм Белгород өлкәләрендәге сугышчыларыбызга гуманитар ярдәм җибәрергә әзерләнә. Райондашларыбыз бу изге эшкә бик актив катнаша.
Өлкән яшьтәге хатын-кызларыбыз иртән дә, кичен дә Балалар иҗат үзәгенә килеп, маскировка челтәрләре үрәләр.
Аларның игелекле башлангычына башкалар да теләп кушыла. Шушы көннәрдә генә «Алтынчәч» балалар бакчасына йөрүче сабыйлар килеп, махсус хәрби операциядәге якташларыбыз өчен челтәрләр үрүдә үз өлешләрен кертте.
Районның социаль яклау бүлегендә эшләүче хатын-кызлар да читтә калмыйча, ярдәм итәргә ашыкты. Авыл җирлекләрендә дә халкыбыз тынып тормый: берләшеп каплаугычлар әзерлиләр.
Райондашларыбыз төрлечә ярдәм итәргә тырыша. Актаныш авылында яшәүче Назил Ганиев мәсәлән солдатларыбызга файдалы һәм татлы күчтәнәч әзерләгән. Һәркайсы ярты килограммлы банкаларга тутырылган Актаныш балы гуманитар ярдәм белән бергә якташларыбызга илтеп тапшырылачак.
Моннан тыш, махсус хәрби операциядә катнашучы солдатларыбыз истәлегенә һәйкәл төзү өчен дә райондашларыбыз акчалата ярдәм күрсәтә. Бу — халкыбызның бердәмлеген, мәрхәмәтлелеген һәм киң күңеллелеген тагын бер кат раслаучы күренеш.