ТОП новости

Теги

Хәерле сәгатьтә: Актанышта язгы кыр эшләре башланды

15.04.2026 15:53
Опубликовано в В Стране

Хәерле сәгатьтә: Актанышта язгы кыр эшләре башланды

Бүген, 15 апрельдә Актаныш районы хуҗалыклары язгы кыр эшләренә актив рәвештә башлап җибәрде. «Әнәк» агрофирмасы районда беренчеләрдән булып басуларны ашларга чыкты.

Кичә агрофирма белгечләре Олыимән, Айман һәм Күҗәкә басуларында сынау эшләре үткәрделәр. Пневмоходлы агрегатлар басуларда эшләп карады.

Бүген исә механизаторлар уҗым культураларын, шул исәптән көзге бодайны тукландыруга керде. Олыимән тирәсендәге һәм «Әнәк» агрофирмасы конторасы каршындагы басуларда эшләр башланырга тора. Хәзерге вакытта район буенча 11 541 гектар мәйданда уҗым культуралары чәчелгән. Аларның якынча 200 гектары терлек азыгы өчен кулланылса, калган өлеше кышкы салкыннарны яхшы кичереп, бүгенге көндә куе һәм сәламәт булып үсеп килә. Аларга вакытында ашлама кертү — төп бурычларның берсе.

Кыр эшләренең барышын район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе башлыгы Нәфис Сәлимгәрәев тә килеп карады.

Районда 14 мең гектардан артык күпьеллык культуралар ашлама кертүне таләп итә. Белгечләр фикеренчә, агротехник таләпләрне төгәл үтәгән очракта, әлеге басулардан сезон дәвамында берничә тапкыр уңыш алу мөмкинлеге зур.

Соңгы биш ел тәҗрибәсе күрсәткәнчә, уҗым культуралары тотрыклы һәм югары уңыш бирә. Алар язгы культуралар белән чагыштырганда уртача 15 центнерга күбрәк уңыш китерә. Шуңа күрә республика күләмендә дә уҗым культуралары мәйданнарын арттыру сәясәте алып барыла,- дип таныштырды Нәфис Әзһәм улы бүгенге вәзгыять белән.

Бүгенге көндә районның техник парк язгы кыр эшләренә тулысынча әзер: чәчкечләр төзекләндерелгән, ашлама кайтару һәм тарату дәвам итә. Һәр гектарга уртача 42 килограмм тәэсир итүче матдә исәбеннән ашлама тупланган, җир сыеның гомуми күләме 8 мең тоннадан артып киткән. Хәзер иң мөһиме — бу ашламаларны вакытында һәм дөрес итеп туфракка кертү.

Белгечләр уҗым культураларын ныгыту максатыннан ашламаны чәчкеч ярдәмендә кертүне тәкъдим итә. Бу — агротехник яктан иң нәтиҗәле ысул, чөнки өстән генә сибелгән ашлама тулысынча үзләштерелми. Шулай ук эшкәртүдән соң басуларны тырмалау мөһим: ул туфракны йомшарта, өслек катламын яхшырта һәм үсемлекләргә һава керүне тәэмин итә.

Район хуҗалыклары ягулык белән тәэмин ителгән, белгечләр укыту курслары узган, техник караулар вакытында үткәрелгән. Болар барысы да язгы кыр эшләрен югары әзерлек белән башларга мөмкинлек бирә. Алдагы көннәрдә дә эшләр планлы һәм нәтиҗәле дәвам итәр дип көтелә.

var SVG_ICONS = ' ';