Израиль авиациясе Ливанның көньягындагы рус мәдәнияте йорты бинасын юк иткән
09.03.2026 15:15Якшәмбе көнне Израиль Хәрби һава көчләре һөҗүме нәтиҗәсендә Ливанның көньягындагы Набатия шәһәрендә Рус мәдәният йорты бинасы тулысынча юк ителгән.
Бу хакта РИА Новости агентлыгына оешмага нигез салучы һәм директоры Асаад Дия хәбәр итте.
Аның сүзләренчә, бина буш булган — хәрби хәрәкәтләр башлангач, аннан барысы да киткән. Дия ачыклык керткәнчә, 2004 елда актив эшли башлаган мәдәният йорты гуманитар эшчәнлек белән шөгыльләнгән: балалар өчен рус теле, рәсем һәм бию курслары үткәргән, зур китапханәсе булган, шулай ук аз керемле гаиләләргә ярдәм иткән.
Якшәмбе көнне Израиль авиациясе Ливанның көньягындагы 40тан артык торак пунктка, шул исәптән Набатиягә һөҗүм итте. Ливан Сәламәтлек саклау министрлыгы мәгълүматлары буенча, 2 мартта эскалация башланганнан бирле Израиль һөҗүмнәре нәтиҗәсендә 392 кеше һәлак булган, 1130ы яраланган.