Радик Сабировны искә алдылар: «Күңелләрдә тыйнаклык, хезмәт сөю үрнәге калдырып китте»
18.06.2026 15:02
Фольклор белгече, «Татар ядкарьләре» проекты җитәкчесе Фәнзилә Җәүһәрова Мәрҗани мәчетендә «Шәһри Казан» газетасы баш мөхәррире, танылган журналист, филология фәннәре кандидаты Радик Сабировның җидесен уздырган. «Интертат» искә алу чарасында Радик Сабиров турында яңгыраган фикерләргә күзәтү ясады.
Радик Сабиров, журналистикага килгәнче, КДУның татар филологиясе һәм тарихы факультеты укытучысы, факультет деканы урынбасары булып эшләгән. Искә алу мәҗлесе аның хезмәттәше — «Татар ядкарьләре» проекты җитәкчесе Фәнзилә Җәүһәрова инициативасы белән үткәрелгән. Чарада Радик Сабиров белән университетта эшләү елларында якын аралашкан мөгаллимнәр, аның курсташлары, хезмәттәш дуслары, «Татар ядкарьләре» проекты буенча фикердәшләре катнашкан. Бу хакта үзенең сәхифәсендә танылган журналист, блогер Рәмис Латыйпов хәбәр итте. Ул әлеге мәҗлеснең тулы видеосы белән дә уртаклашты.
Радик Сабиров татфак деканында эшләгән вакытта аның хезмәттәше булган, «Татар ядкарьләре» проектында да аның белән хезмәттәшлек иткән Фәнзилә Җәүһәрова Радик Сабировның татар халкы, татар көрәше, татар матбугаты дип янып, чабып йөргән җиреннән китеп баруын билгеләп үтте. «Үзебезнең телебезне, милләтебезне, халкыбызны, гореф-гадәтләребезне, халкыбызга хас булган милли матурлыкны, мәгънәне саклап калу — игелекле гамәлләребез. Радик гомере буе шушы гамәлләрдә булды, — диде ул.
Фәнзилә Җәүһәрова, иң беренче итеп, сүзне Радик Сабиров урынбасар булган вакытта декан булып эшләгән тарих фәннәре докторы Искәндәр Гыйләҗевка тапшырды.
«Радикта җаваплылык дигән сыйфат ташып торды»
Искәндәр Гыйләҗев әлеге мәҗлесне оештыручы Фәнзилә Җәүһәровага рәхмәт сүзләре җиткерде. Радик Сабировны җаваплы, кешеләрне үз артыннан ияртә алу сәләтенә ия булган, батыр шәхес буларак искә алды.
«Монда җыелган кешеләр Радик белән озак еллар бергә эшләгән, янәшә булган кешеләр. Һәрбер кешенең тормышында үз «Радик Сабиров»ы, Радикны искә төшерә торган үз вакыйгасы бардыр. Минем дә сүземне шундый бер вакыйгадан башлыйсым килә.
Моннан берничә ел элек әбиемнең бик тә «Шәһри Казан» газетасының кушымтасын укыйсы килде. Шуның берничә санын киосклардан эзләп, таба алмагач, Радикка шалтыратым. Очраштык, матур итеп сөйләштек. Шул арада мине газета белән фотога төшереп алды да: «Искәндәр Гыйләҗев әбисенә газета алдырта», — дип, үзенә дә, миңа да реклама ясады.
Татфакның гөрләп эшләгән, көчле чорында безгә Радик белән бик тыгыз эшләргә туры килде. Мин декан, ул тәрбия эшләре буенча урынбасарым булганда мин Радикның иң матур сыйфатларын күреп калдым. Күп сөйләшми иде ул, елмаеп кына тора иде. Аннан соң «ярар» дип кенә әйтә дә, эшен төгәл, матур итеп эшләп куя. Җаваплылык дигән сыйфат Радикта ташып тора, нәрсәгә алынса да җиренә җиткереп эшли торган төпле егет иде.
Радик студентлар белән дә уртак тел таба, аларны күтәрә, оештыра ала иде. Ул спортсмен буларак та, кылган гамәлләре белән дә чын батыр егет булды. Аның пикетка чыгуын гына искә төшерегез. Без барыбыз да посып утырдык,мин дә. Радик исә пикетка чыкты.
Хезмәттәшебез гомергә безнең өчен үрнәк булып калачак. Радикның эшләрен дәвам итсәк, шундый шәхесләр булганны истә тотып яшәсәк иде, — диде ул.
«Радикның зур галим булачагына, фәнгә хезмәт итәчәгенә ышанып яши идек»
Галимә Дания Заһидуллина үз чыгышында Радик Сабировның тыйнак, «юк» дип әйтә белми торган эчкерсез кеше булуын әйтте.
- Ул бик тыйнак кеше булды. Аның хәтта, зур чаралар, спорт, мәдәни чыгышлар әзерләгән вакытта тавышы да ишетелми, ләкин асылда бөтен процесны ул җитәкли. Бу тыйнаклык аңа каян килгәндер, кайвакыт артык тыйнак та булып тоела иде. Шушы сыйфаты аңа һәрвакыт сокланып карарга мәҗбүр итте.
Ул укып бетерүгә аспирантурада калды һәм безнең кафедрада укыта башлады. Ул чакта кафедрада күпчелек хатын-кызлар бала үстерә, ә ир-атларыбыз инде өлкәнрәк яшьтә. Шуңа да Радикка үз өстенә күп кенә эшләрне алырга туры килә иде. Кемнеңдер баласы авырып китә, аны алыштырырга, ул кеше урынына дәрес үткәрергә кирәк. Радик янына барып сорасаң, ул беркайчан да «юк» дип әйтмәде. Бәлки аның да ялларда авылга кайтасы, гаиләсе белән вакыт уздырасы килгәндер. Ләкин аннан «булдыра алмыйм» дигән сүз ишеткәнебез булмады, — диде ул.
Галимә Радикның фәнни хезмәтен ничек тирәнтен өйрәнеп яклавы турында да сөйләде.
Радикның фәнни җитәкчесе Тәлгат Галиуллин булды. Алар бик килешеп, аңлашып эшләделәр. Фәнни җитәкчесе Радикны әкренләп Хәсән Туфан иҗатына кертеп җибәрде. Радик Хәсән Туфан иҗатыннан бигрәк, аның язмышын, катлаулы тормышын өйрәнүгә үзеннән зур өлеш кертте, шулай ук аңа әдәби-теоритик бәя бирә алды. Радикның кандидатлык диссертациясе бүген дә актуальлеген җуймаган. Радикның эшен тикшергән, яклауга чыгарган, яклаган вакытта аның зур галим буласына фәнгә хезмәт итәчәгенә ышанып яши идек.
Шушы фән белән шөгыльләнгән вакытта без Аксубай районына Хәсән Туфан музеена сәяхәт ясадык. Кичке якта Гази Кашапов музеена алып керде безне Радик, аның язмышы белән таныштырды. Шунда без бер гаҗәп әйбергә — Гази Кашаповның Хәсән Туфан эзләре буйлап йөргән, язган көндәлекләренә тап булдык. Әлеге көндәлекләрне Радик үзенең Хәсән Туфан турындагы фәнни эшендә дә файдаланды. Шуннан соң Радик белән Гази Кашаповның көндәлекләрен күчереп бастыру , өйрәнү, аның нигезендә докторлык диссертациясе эшләү турында сөйләшүләр булды. Бу тема Радикны бик кызыксындырды, ул, вакыты булган саен, аның прозасын өйрәнеп мәкаләләр дә бастырды. Кызганычка каршы, университетта үзгәрешләр булган чорда, Радик үзенең хезмәт юнәлешен үзгәртте. Радик һәрвакыт журналистика белән кызыксынды, төрле чаралардан зур булмаган репортажлар бастырып килә иде. Укытучы була калса да, аның журналистканы да алып барачагы күренеп тора иде. Журналистикага кереп киткәч тә, Радик туктаусыз хезмәт итә, туктаусыз яңалыкка омтыла торган һәм һәр нәрсәгә зур хезмәт аша килә торган шәхес буларак ачылды. Моның нигезләре күрәсең, инде кафедрада ук салынгандыр. Шушы оядан матур каләм иясе, татар журналистикасын яңарткан һәм үзгәрткән шәхес үсеп чыкты.
Радик бераз гына эшләрен җайга салгач, балалары үсә төшеп, гаиләләрен коргач, үзенең хыялына әйләнеп кайтыр, Гази Кашапов турында фәнни эшен тәмамлар дип өметләнә идек… Кызганыч, бу хыял чынга ашмый калды.
Радикның урыны җәннәттә, гүре якты булсын. Ул безнең күңелләребездә ниндидер бер тынычлык, тыйнаклык, хезмәт сөю үрнәге калдырып китте, — диде Дания Заһидуллина.
«Күңелләрдә остаз булып калыр»
Фәнзилә Җәүһәрова «Татар ядкарьләре» проектын Радик Сабиров ярдәме белән башлап җибәргәнен әйтте. Аның журналистикадагы оста алымнары, социаль челтәрләрне бик яхшы белүе һәм, мөмкинлекләрне куллана белүе нәтиҗәсендә укучылар, каручыларының саны артуы, үзләренең исә тагын да дәртләнебрәк эшкә керешүләре хакында сөйләде.
Шулай ук ул сүзне Радик Сабировның сабакташы, дусты, «Ватаным Татарстан» газетасы баш мөхәррире Илназ Фазуллинга бирде.
«Без инде Радик белән укырга кергәннән бирле таныш. Танышлыгыбыз дуслыкка, хезмәттәшлеккә әверелде. Радик эчкерсез, ышанычлы, бик гади кеше иде.
Радик көрәш дөнясында да зур урын алып торды. Ул алып баручы булды, көрәшкә җан өреп җибәрде. Башка аның кебек алып баручылар булмас инде. Көрәш темасына багышланган китаплар да чыгарды. Соңгы арада да Атлас Гафиятов һәм Радик Сабиров авторлыгында зур бер китап әзерләнде. Кызганычка, ул китап Радик үзе исән чагында дөнья күрергә өлгермәде.
Радик безнең өчен остаз булды. Ул бездән бер яшькә зуррак. Шуңа без аны ярымшаяртып «остаз» дип йөртә идек. Бу сүз аның үзенә дә ошый иде. Ул безнең күңелләрдә гомергә остаз булып калыр. Аның китүе дә безгә сабак булды. Күп әйбергә башка яктан карарга мәҗбүр итте, бу яклап та үзен остаз буларак күрсәтте. Хәтта бүгенге җыелышуыбыз белән дә, ул безне татфак мохитенә чумдырды, матур татар телле чыгышлардан күңелгә рәхәт булып китте, – дип уртаклашты Илназ Фазуллин.
Якын дуслары да Радик Сабиров турындагы хатирәләре белән уртаклаштылар.
Радик Сабиров белән бергә «Интертат» сайтында эшләгән, хәзер Татарстан Республикасы Рәисенең Матбугат хезмәте җитәкчесе урынбасары Ләззәт Хәйдәров дустының кайгыда да, шатлыкта да бергә булуын, аның вафатын әле дә кабул итә алмавын әйтте.
Радик дустыбызны ашыгыч ярдәм машинасында җибәрсәк, ләхеткә үзем салсам да, арабыздан китүенә ышана алмыйм. Без беренче курстан бергә. Үзебезне 4 татар дип йөртә идек. Бергә укыдык, бергә спорт чараларында катнаштык, бергә аспирантурага кердек. Соңрак үзебезне журналистикада сынадык. Бергәләп «Интертат» электрон газетасында эшли башладык. Мин иҗтимагый-сәяси хәбәрче булсам, Радик спорт, төрле вакыйгалар хәбәрчесе булды. Без бер-беребезнең туйларында да шаһитлар булдык — дип сөйләде ул.
Равил һәм Ансар хәзрәтләр Коръән укыды, Радик Сабиров рухына дога кылды.
Радик Сабиров исемендәге премия булачакмы?
Мәҗлескә йомгак ясап, Фәнзилә Җәүһәрова Радик Сабиров исемендәге журналистлар премиясен булдыру идеясе белән чыкты.
«Радик гомер буе көрәшче булды. Аңа һәрвакыт беренчелек кирәк иде. Алдынгылыкны алмый торып ул тынычланмый иде. Ул татар матбугатының татар телле укучыларын арттыру өчен планкасын елдан-ел үстерә бара иде. Шуңа да журналистлар арасында премия булдырып, ел саенмы, 2-3 елга берме шушы премияне тапшырырга мөмкин булыр иде», — диде ул.
Шулай ук Фәнзилә Җәүһәрова һәм ел саен июнь башында арабыздан киткән татар теле галимнәрен искә алу тәкъдиме белән дә чыкты. «Бүген хәзрәтләребезгә дога кылу өчен зур гына әрвахлар исемлеген тапшырдык. Алар барысы да безне укыткан, безгә татар рухын биргән, ул рухны тоту ялкынын салган шәхесләр. Шуңа күрә, рөхсәт итсәгез, июньнең шушы Радикка бәйле унынчы числоларында ел саен бергә җыелып, бакыйга күчкән укытучыларыбызның рухларын шатландыру өчен мәҗлес уздыра, догаларыбызны ирештерә алсак яхшы булыр иде». — дип йомгаклады ул Радик Сабировны искә алу мәҗлесен.
- «Шәһри Казан» газетасы баш мөхәррире Радик Сабиров вафат
- Радик Сабиров белән хушлашу: «Аны күргән саен матбугатның киләчәге бар, дип уйлый идем»
- Радик Сабиров турында хезмәттәшләре: «Үзен-үзе яндырып китеп барды»