ТОП новости

Теги

саблистки национальный флаг Константинов антитеррор фсб России нарушение миграции выдворение вербное воскресенье троица радоница фэшн-сегмент Наталия Кермедчиева онлайн-продажи Союз торговых центров стратостаты Евгений Мандельштам Ушкуйник дирижабли спутниковая связь Невско-Василеостровская линия Красносельско-Калининская линия Карел ван Оордт Христиане за Израиль Нейкерк Гелдерланд Совет Федерации Сергей Оболоник гуманитарная катастрофа ПМР Каргыджак Алания мыльные оперы Soapbox Дэвид Духовны Секретные материалы Русский вызов Аделина Сотникова Евгений Семененко Министерство здравоохранения Татарстана республиканская клиническая больница Оксана Бобрик Национальная библиотека Ямала угольное месторождение Львовская компания Руслан Кравченко Волынская область психология детей Токсичные бабушки школа RT Онлайн-курс

Рөстәм Миңнеханов: Җитештерүдә иминлек мәсьәләләре өстенлекле булырга тиеш

04.04.2026 09:59
Опубликовано в В мире

Татарстан — сәнәгый яктан алга киткән төбәкләрнең берсе, шуңа күрә җитештерүдә иминлекне тәэмин итү мәсьәләләре өстенлекле булырга тиеш. Бу хакта Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов ТР Хөкүмәте Йортында узган республика киңәшмәсендә белдерде.

Бу атнада, 31 мартта, «Түбән Кама Нефтехим» заводында авария булган. Герметик хәлдән чыгу нәтиҗәләрен бетергәндә газ катнашмасы янып китә, аннары җайланмада янгын чыга. "Шартлау нәтиҗәсендә предприятие, подряд оешмалары һәм янгын сүндерү-коткару хезмәте хезмәткәрләре зыян күрде. Кызганычка каршы, һәлак булучылар бар. Барыннан да элек, һәлак булган предприятие хезмәткәрләренең гаиләләре һәм туганнарының, шулай ук хезмәт бурычын үтәгәндә батырларча һәлак булган янгын сүндерү хезмәткәренең тирән кайгысын уртаклашасым килә. Без сезнең белән бергә кайгырабыз. Түбән Камада өч көнлек матәм игълан ителде", — диде Рөстәм Миңнеханов.

Ул билгеләп үткәнчә, предприятие һәм җирле үзидарә органнары тарафыннан һәлак булганнарның туганнарына һәм барлык зыян күрүчеләргә кирәкле ярдәм күрсәтеләчәк. Хәзерге вакытта предприятиедә авария-коткару эшләре дәвам итә. Предприятиедә, авария нәтиҗәләрен бетергәндә идарә һәм куәтләр органнары гамәлләрен җайга салу максатыннан, гадәттән тыш хәл режимы кертелде. Рөстәм Миңнеханов ашыгыч хезмәтләрнең, Түбән Кама администрациясенең һәм предприятие җитәкчелегенең киеренке эшен билгеләп үтте.

"Җитештерүдәге аварияләр — ул, барыннан да элек, безнең кешеләрнең тормышы һәм сәламәтлеге. Җитештерүдә иминлек мәсьәләләре безнең һәрберебез өчен өстенлекле булырга тиеш. Һәм бу эштә вак-төякләр булмый. Контроль-күзәтчелек органнары, тармак министрлыклары, җитештерү предприятиеләре җитәкчеләренә технологик процессларның үтәлешенә контрольне көчәйтергә, сәнәгать куркынычсызлыгы таләпләрен тайпылышсыз үтәргә, персоналны сыйфатлы өйрәтергә кирәк. Шулай ук подряд оешмалары эшенә контрольне көчәйтергә кирәк, — дип ассызыклады Татарстан Рәисе. — "СИБУР"ның куркынычсызлык системасы бик кырыс. Шуңа да карамастан, безнең республика техноген. Диверсияләр һәм дошман һөҗүмнәреннән тыш, кайвакыт безнең тәртипсезлегебез яки җавапсызлыгыбыз да бар, бу бик куркыныч булырга мөмкин. Шуңа күрә бу мәсьәләләргә аерым игътибар бирергә кирәк».

/ТР Рәисе Матбугат хезмәте

var SVG_ICONS = ' ';