Актаныштагы «Без бергә» фондын рәсмиләштерүгә бер ел
12.02.2026 20:01
Бүген Актаныш район мәдәният йортында «Без бергә» фондының рәсми теркәлүенең бер еллыгына багышланган хәйрия концерты уза. Бу патриотик чара битараф булмаган район халкын, волонтёрларны һәм иҗат коллективларын берләштерде.
2022 елдан «Без бергә» хәрәкәте махсус хәрби операция зонасында сугышчыларга системалы ярдәм күрсәтә. Бу эшкә Актаныш районының барлык авыл җирлекләрендә яшәүчеләр актив кушылды.
Бүгенге концертта фонд чараларында даими чыгыш ясаучы артистлар, шулай ук район мәдәният йортының иҗат коллективлары, сәләтле балалар өчен гуманитар гимназия-интернат укучылары, технологик техникум студентлары һәм балалар сәнгать мәктәбендә тәрбияләнүчеләр катнашты.
Актаныш районы башлыгы Ленар Зарипов «Без бергә» фондын теркәүнең бер еллыгына багышланган хәйрия концертын оештыручыларга һәм катнашучыларга рәхмәт белдерде. Залга мөрәҗәгать итеп, ул:
— Бүген һәрбер сүз, һәрбер җыр-һәлак булганнарның якты истәлегенә дога булып барсын һәм яңа җиңүләргә көч бирсен!- диде.
Ленар Рафак улы залдагы махсус хәрби операция ветераннарына аерым рәхмәт сүзләре җиткерде:
Үз-үзен кызганмыйча, тыныч күк йөзе өчен, яу кырында көрәшүчеләргә олы рәхмәтебезне әйтәбез. Бөек Ватан сугышында җиңү яулаган әтиләребез һәм бабаларыбызның батырлыгын кабатлыйсыз, алар кебек сез дә безне саклыйсыз. Зур рәхмәт сезгә!
Концерт мәдәни вакыйгага гына түгел, ә бердәмлекнең мөһим билгесенә дә әверелде: тыл һәм фронт бүген яңадан иңгә-иң куеп җиңү өчен алга атлый.