«Сабыйлар өчен куркыныч булмасын»: Россиядә кайбер фотографлар өчен чикләү керергә мөмкин
07.05.2026 07:04Россиядә яңа туган балаларны фотога төшерү өлкәсендә кагыйдәләрне катгыйландырырга тәкъдим иттеләр.
Әлеге инициатива белән Татьяна Буцкая чыккан.
Парламентарий фикеренчә, newborn-фотосессияләр үткәрүче фотографлар мәҗбүри сертификация узарга тиеш. Моннан тыш, балалар белән эшләүче фотостудияләр өчен дә аерым таләпләр кертү тәкъдим ителә.
Татьяна Буцкая билгеләп үткәнчә, хәзерге вакытта ГОСТ киңәш рәвешендә генә кулланыла. Әмма сабыйлар белән эшләгәндә барлык санитар һәм хәвефсезлек нормалары катгый үтәлергә тиеш.
Аның сүзләренчә:
-
фотосессия вакытында сабыйларның позалары физиологик яктан табигый булырга тиеш;
-
кулланыла торган реквизитлар индивидуаль яки махсус саклагыч өслекләр белән булырга тиеш;
-
балаларның сәламәтлегенә зыян китерә торган алымнар бөтенләй кулланылмаска тиеш.
Депутат фикеренчә, мондый чаралар сабыйларның хәвефсезлеген тәэмин итәргә һәм фотография өлкәсендәге хезмәт сыйфатын күтәрергә ярдәм итәчәк.
Билгеле булганча, Татарстанда «Яшьләр һәм балалар» илкүләм проекты гамәлгә ашырыла.