ТОП новости

Теги

Казаннан Оман башкаласына туры авиарейc ачылырга мөмкин

18.03.2026 11:39
Опубликовано в Персонально

Казаннан Оман башкаласы Маскат шәһәренә туры авиарейс булдыру мәсьәләсе карала.

“12 этаж” проекты кысасында оештырылган әңгәмәдә “Татар-информ”ның баш редакторы Ринат Билаловка Татарстан Рәисе ярдәмчесе Марат Гатин шулай дип белдергән. “Татарстан Оманда тулы кыйммәтле вәкиллеген ачу буенча эшли.

Маскат белән туры авиарейс мәсьәләсе дә карала. Республикабыз чит илләрдән туристларны нык җәлеп итә, шулай ук ислам дөньясы илләреннән дә. Минемчә, эшне чартер рейсларыннан һәм туроператорлар белән сөйләшүләрдән башларга кирәк”, – дип белдергән ул.

Аның әйтүенчә, Казан белән Маскат арасында туры самолёт рейслары пәйда булу туристларга бик зур уңайлылыклар китерәчәк. Шулай ук бизнес та бу мөмкинлектән файдаланачак.

Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта Татарстанда “Туристлык һәм кунакчыллык” илкүләм проекты гамәлгә ашырыла.

var SVG_ICONS = ' ';