Мөхәммәтшин Татарстан Дәүләт Советының Мактаулы рәисе итеп сайланды
17.03.2026 07:35Җиденче чакырылыш Дәүләт Советының унтугызынчы утырышында Фәрит Мөхәммәтшин Татарстан Дәүләт Советының Мактаулы рәисе итеп сайланды. Бу хакта карар парламент утырышында кабул ителде.
Татарстан Дәүләт Советының матбугат хезмәте билгеләп үткәнчә, Дәүләт Советы карары проекты нигезендә гамәлгә куелган Дәүләт Советының мактаулы рәисе вазыйфасы үз вәкаләтләрен башкаруны туктаткан Дәүләт Советы Рәисенең тәҗрибәсеннән һәм белемнәреннән файдалану максатларында, шулай ук аның Татарстан законнарын үстерүгә, парламентара хезмәттәшлеккә керткән өлешен тану һәм республика белән Россия Федерациясенең иҗтимагый-сәяси тормышында парламентның ролен ныгыту билгесе буларак раслана.
Мондый тәҗрибә федераль дәрәҗәдә дә, төбәкләр дәрәҗәсендә дә гамәлдә.
Документ нигезендә Дәүләт Советының Мактаулы рәисе итеп республика парламентын өч һәм аннан да күбрәк чакырылыш дәвамында җитәкләгән һәм отставкага киткән Рәис сайланырга мөмкин. Дәүләт Советының мактаулы рәисе үз эшчәнлеген түләүсез нигездә алып бара. Мактаулы рәис Дәүләт Советы һәм аның Президиумы, башка эшче һәм консультатив органнар эшендә катнаша ала, парламент утырышларында чыгыш ясарга, карау өчен мәҗбүри булган тәкъдимнәр җибәрергә хокуклы.