ТОП новости

Теги

Путин: «Россия 2028 елда Казанда Күчмә тормыш алып баручылар уенын үткәрергә әзер»

01.09.2026 08:53
Опубликовано в Новости

2028 елда Казан Күчмә тормыш алып баручылар уеннарын кабул итәргә әзер. Россия Президенты Владимир Путин Бишкәктә Шанхай хезмәттәшлек оешмасы (ШОС) саммиты утырышында шулай дип белдергән.

Бу хакта “РИА Новости” яза.

“Кичә без бу көннәрдә Кыргызстанда уздырылып килә торган Күчмә тормыш алып баручылар уеннары ачылышында катнаштык. Аларда ШОСка керүче күп кенә дәүләтләр, шул исәптән Россия вәкилләре катнаша. Безнең ил киләсе елда – 2028 елда Казанда, Россиядә мондый уеннары үткәрергә әзер. Кызыксынулы дәүләтләрнең командаларын күрүгә шат булачакбыз”, – дигән ВладимирПутин.

Россия Президенты шулай ук сентябрь азагында Санкт-Петербургта Берләшкән мәдәниятләр халыкара форумында ШОС илләреннән мәдәният һәм сәнгать эшлеклеләре көтелүен дә билгеләп үткән.

var SVG_ICONS = ' ';