ТОП новости

Теги

Балаларның сөт тешләрен дәвалау кирәкме?

27.07.2026 08:55
Опубликовано в Новости

Балаларның сөт тешләрен дәвалау кирәкме?

Күп кенә әти-әниләрне борчыган бу һәм башка сорауларга район хастаханәсенең стоматология бүлеге мөдире, теш табибы Инзилә Шәрәфуллина җавап бирә.

-Инзилә Фәнисовна, соңгы елларда балаларда кариес ешрак очрый башлады, дип әйтәләр. Бу чыннан да шулаймы?

-Әйе, кызганычка каршы, балалар арасында кариес бик еш очрый. Кабул итүгә килгән сабыйларның күбесендә сөт тешләре инде зарарланган була. Әмма иң борчыганы — кайбер ата-аналар сөт тешләрен дәваларга кирәк түгел, алар барыбер алышына, дип уйлый. Бу — ялгыш фикер. Сөт тешләрен вакытында дәвалау баланың бүгенге генә түгел, киләчәктәге теш сәламәтлеге өчен дә бик мөһим.

- Балаларда кариес нинди сәбәпләр аркасында барлыкка килә?

— Сәбәпләр берничә. Иң беренчедән, сөт тешләренең эмале юка һәм тизрәк җимерелә. Балаларның татлы ризыкларны еш ашавы да кариес үсешенә уңай шартлар тудыра. Өч яшькә кадәр төнлә шешәдән ашатканнан соң тешләрне чистартмау, авыз куышлыгына тиешенчә гигиена булмау, шулай ук нәселдән килгән үзенчәлекләр дә авыру куркынычын арттыра.

- Ата-аналар нинди билгеләргә игътибар итәргә тиеш?

— Тештә ак яки кара таплар барлыкка килсә, бала ризык чәйнәгәндә, салкын, кайнар яки татлы ризык ашаганда авыртуга зарланса, билгеле бер тешен чистартырга теләмәсә, авыздан начар ис килсә яки тештә куышлыклар күренсә, кичекмәстән стоматологка мөрәҗәгать итәргә кирәк.

- Балаларда иң еш очрый торган теш авырулары ниндиләр?

— Иң киң таралганы — кариес. Сөт тешләрендә ул бик тиз үсә һәм дәваланмаган очракта пульпитка, периодонтитка, хәтта периоститка кадәр китерергә мөмкин. Бу авырулар көчле авырту, шешенү, кайчак тән температурасы күтәрелү белән дә бара.

- Сөт тешләрен дәваламасаң, нинди нәтиҗәләр булырга мөмкин?

— Иң элек теш казналыгы дөрес формалашмый, тешләр кыек үсәргә мөмкин. Соңрак ортодонт ярдәме, брекетлар кирәк булуы ихтимал. Моннан тыш, инфекция даими тешләргә күчәргә мөмкин. Бала авырту аркасында ризыкны яхшылап чәйни алмый, сөйләме дә бозылырга мөмкин. Болар барысы да аның психологик халәтенә дә тискәре йогынты ясый.

- Бүген сөт тешләрендәге кариесны ничек дәвалыйлар?

— Дәвалау авыруның стадиясенә бәйле. Башлангыч чорда реминерализацияләүче препаратлар, фторлау кулланыла. Кариес тирәнәйгән очракта зарарланган тукымалар алына һәм заманча балалар пломбалары куела. Ә инде тирән кариес яки пульпит булганда, теш каналларын дәвалау үткәрелә. Барлык процедуралар да анестезия белән башкарыла, шуңа күрә бала авыртуны мөмкин кадәр азрак тоя.

- Кариесны булдырмый калу өчен нәрсә эшләргә кирәк?

— Иң мөһиме — профилактика. Беренче теш чыкканнан ук аны чистарта башларга кирәк. Баланың тешләрен көнгә ике тапкыр дөрес итеп чистарту, татлы ризыкларны чикләү, сөт ризыклары, балык, яшелчә һәм җиләк-җимешне күбрәк куллану файдалы. Беренче тапкыр стоматологка баланы 9-12 айлык чакта ук күрсәтергә киңәш итәбез. Аннары профилактик тикшерүләрне даими үткәрергә кирәк.

-Кайсы очракларда табибка кичекмәстән мөрәҗәгать итәргә кирәк?

— Бала теше авыртуга зарланса, тештә күренеп торган кимчелекләр булса, авыздан начар ис килсә, урт шешсә яки кызарса, вакытны сузмаска кирәк.

- Сүзегезне йомгаклап, ата-аналарга нинди киңәш бирер идегез?

— Сөт тешләре — вакытлыча гына түгел, баланың киләчәктәге сәламәт елмаюының нигезе дә. Шуңа күрә профилактиканы онытмагыз, стоматологка вакытында мөрәҗәгать итегез һәм дәвалауны кичектермәгез. Бу балагызны авыртудан, катлауланулардан һәм киләчәктә зуррак чыгымнардан саклап калачак.

var SVG_ICONS = ' ';