ТОП новости

Теги

Әҗәкүлдә узган шахмат турниры җиңүчеләре бүләкләнде

20.07.2026 08:43
Опубликовано в Новости

Әҗәкүлдә узган шахмат турниры җиңүчеләре бүләкләнде

Әҗәкүл авылында якташыбыз Илгизәр Могътазиров истәлегенә багышланган X төбәкара ачык шахмат турниры узды.

Мавыктыргыч ярышларда катнашучылар шахмат тактасы артында үз осталыкларын, фикерләү сәләтен һәм җиңүгә омтылышларын күрсәтте. Турнир ахырында җиңүчеләр грамоталар белән бүләкләнде.

Әлеге бәйге шахмат сөючеләрне бер мәйданга җыеп, спорт, дуслык һәм аралашу мохитендә үтте. Яшь шахматчылар өчен дә ул тәҗрибә туплау һәм осталыкларын арттыру өчен матур мөмкинлек булды.

Илгизәр Могътазиров истәлегенә багышланган турнир елдан-ел үзенең әһәмиятен арттырып, шахмат уенын популярлаштыруга зур өлеш кертә.

var SVG_ICONS = ' ';