ТОП новости

Теги

Бәйрәм белән! 19 май - Татарстан матбугаты көне

19.05.2026 16:14
Опубликовано в Новости

Бәйрәм белән! 19 май — Татарстан матбугаты көне

Бу массакүләм мәгълүмат чаралары, нәшрият, типография хезмәткәрләренең, журналистларның, мөхәррирләрнең, фотохәбәрчеләрнең, блогерларның һәм вакытлы матбугатны булдыру белән бәйле барлык кешеләрнең һөнәри бәйрәме.

Бәйрәм Татарстан Дәүләт Советы тарафыннан 1998 елда гамәлгә куелган. Бу дата 1917 елда «Казанские вести» газетасының татар телендәге беренче саны чыгуга туры килә. Бу көнне еш кына төрле чаралар уза, мәсәлән: республика ММЧ баш мөхәррирләре белән очрашулар; журналистика һәм массмедиа өлкәсендә «Бәллүр каләм» республика конкурсы җиңүчеләрен бүләкләү тантаналары уза.

«Әтнә-информ»га килсәк, үзгәреш җилләре журналистика өлкәсендә гаять көчле исә. Бүген, «Әтнә-информ»да баш редактор-җитәкче һәм социаль челтәрләр, видеохәбәрләр алып баручы Гөлнар Мөхәмәдҗановадан тыш, баш бухгалтер Нурия Фәйзрахманова, компьютерда җыючы һәм сайтны алып баручы веб-редактор Гөлшат Шиһапова, корреспондент Хәмит Бадиков, шофёр һәм ризографта эшләүче Хәлил Хәйруллин көч куя. Кайчандыр 17 хезмәткәр эшләгән редакциядә нибары 5 кеше эшли хәзер. Аның каравы эш күләме берничә тапкыр артты. Хәер, бәйрәм көнне зарлану егетлек булмас. Барлык каләм тибрәтүчеләрне, мәгълүмат җыеп халыкка җиткерүчеләрне, «Әтнә таңы»ның элекке һәм хәзерге хезмәткәрләрен ихлас күңелдән бәйрәм белән котлыйбыз!

var SVG_ICONS = ' ';