Казан бистәләрендә йорт хайваннарына котыру чиренә каршы бушлай прививка ясыйлар
03.05.2026 06:01
Опубликовано в
Новости
Казан бистәләрендә йорт хайваннарына котыру чиренә каршы бушлай вакцинация ясау дәвам итә.
Мобиль пунктлар шәһәрнең Киров районында эшли. Шунда ук хайваннарга чип куйдырырга һәм этләрне теркәргә ммөмкин, дип хәбәр итте Казан мэриясе матбугат хезмәте.
Бүген мәче һәм этләргә Адмирал бистәсендәге 32 номерлы мәктәп янында прививка ясатырга мөмкин. Шәһәр халкы хайваннары белән 10:00 сәгатьтән 12:00 сәгатькә кадәр килә ала, дип белдерделәр Казан Дәүләт ветеринария берләшмәсендә.