Габдулла Тукайның тууына – 140 ел
24.04.2026 15:22
Азнакай шәһәре Тарсус паркында бөек шагыйребез Габдулла Тукай һәйкәле янында зур бәйрәм узды
Тарсус паркына килеп керүгә, үзеңне әкият дөньясында кебек хис итәсең районыбызның балалар бакчалары, мәктәпләре коллективлары Габдулла Тукайның әкиятләренә, шигырьләренә “җан өргәннәр”. Кемнәр генә юк биредә: Су анасы, Сарык белән кәҗә, Шүрәле... Районыбызның мәдәният хезмәткәрләре бөек шагыйребез Габдулла Тукайның тормыш юлын тасвирлаган театраль күренеш әзерләгәннәр. Бәйрәмгә килүчеләр шул чорларга кайтып, Тукайның үзен күргәндәй булдылар.
Бәйрәмне район башлыгы Марсель Шәйдуллин ачып җибәрде.
Бүген без Бөек Тукаебызның туган көне, юбилеена җыелдык. Бик матур, эчтәлекле күргәзмәләрне карап чыктык. Мәдәният, мәгариф хезмәткәрләре, мәктәпләр, балалар бакчалары коллективына бик зур рәхмәт. Шулкадәр яхшы хәзерлек белән килгәннәр. Тукаебызны, үзебезнең туган телебезне, гореф-гадәтләребезне саклап, аларны онытмыйча яшик, киләчәк буыннарга җиткерик. Бу безнең изге бурычыбыз. диде ул.
Район башлыгы әдәбият һәм мәдәният өлкәсендә югары һөнәри осталыкка ирешкән якташларыбыз: язучы Халидә Галимовага; Касыйм Еникеев исемендәге Азнакай халык театры коллективына ( җитәкчесе Гөлсинә Җамалиева); журналист Таңсылу Саниевага, иҗтимагый һәм мәгариф эшчәнлеге номинациясендә җиңү яулаган Эльвира Икъсановага Мәхмүт Хәсәнов исемендәге премияләрне тапшырды.
Бәйрәмдә шулай ук башка лаеклыларга да бүләкләр тапшырылды.
Бәйрәм дәвам итте. Мәдәният хезмәткәрләре, балалар Габдулла Тукайга багышланган театральләшкән тамашалар күрсәттеләр, бәйрәмне концерт номерлары белән бизәделәр. “Гөлстан”чылар үзләренең шигырьләрен укыдылар. Яраткан бөек шагыйребез Габдулла Тукай һәйкәленә чәчәкләр салдылар.