Биолог үсентеләргә су сипкәндә җибәрелә торган төп хата турында сөйләде
29.03.2026 13:02
Опубликовано в
Новости
Биология фәннәре докторы Наталия Мацишина РИА Новости агентлыгына аңлатканча, үсентеләргә вакытында су сипмәү чәчелгән орлыкларның булачак тамыр системасы бозылуга китерә.
«Бер су сибеп, бер сипми тору – бөтенләй сипмәүгә караганда да начаррак. Су сибә башлагач, без яралгының үсешенә этәргеч бирәбез. Ул беренче тамырларын җибәрә, алар туфракка берегә башлый. Шул вакытта су сибүдән туктасак, коры туфрак бу нәзек тамырларны өзә», – дип аңлата галимә.
Шул ук вакытта, туфракта дым артык булса, орлыклар чери башлый һәм төрле күгәрек гөмбәчекләре барлыкка килә. Ә туфрак артык коры булса, яралгы дым җитмәүдән һәлак була.