Татарстанда бер ай эчендә 41 меңнән артык кеше кредит алуга тыю урнаштырган
09.03.2026 18:15
Опубликовано в
Новости
Татарстанда яшәүче 41,4 мең кеше февральдә кредит алуга үзенә тыю куйган (гыйнварда андыйлар 36,1 мең иде).
Бу күрсәткеч буенча республика Россиядә 5 нче урында тора, дип хәбәр итә илкүләм кредит тарихлары бюросы.
Беренче урында Мәскәү – 98,2 мең кеше үзенә тыю куйган, соңгы, 30 нчы урында – Кырым Республикасы – 12,4 мең.
Соңгы мәгълүматлар буенча, Россиядә барлыгы 18,85 млн кеше үз-үзенә тыю урнаштырган. 2025 елның мартыннан 2026 елның февраленә кадәр 1,13 млн граждан кредит алуны тыюдан баш тарткан.