ТОП новости

Теги

Легендар адвокат вафат булган

10.02.2026 07:41
Опубликовано в Новости

Россиядә үлем җәзасына мораторий кертүгә ирешкән легендар адвокат Генрих Падва 94 яшендә вафат булган.

Бу хакта “ТАСС” адвокат Максим Пашков мәгълүматларына таянып яза. Пашков аның үлемен адвокатлар бергәлеге өчен зур югалту буларак атап үткән. Падва бизнесмен Алишер Усманов, актёр Владислав Галкин кебек бик күп танылган кешеләрнең адвокаты булган. Шулай ук Россиянең һәм чит илләрнең зур компанияләре мәнфәгатьләрен яклаган. Россиянең атказанган юристына 95 яше тулырга берничә көн генә калган булган.

var SVG_ICONS = ' ';