ТОП новости

Теги

Көчле магнит давыллары якынлаша: иң куркыныч көннәр кайчан?

17.04.2026 07:43
Опубликовано в Человек и Закон

Галимнәр якын көннәрдә Җирдә көчле магнит давыллары көтелүе турында кисәтә.

Галимнәр биргән мәгълүматка караганда, иң көчле геомагнит бәрелешләр шимбә һәм якшәмбе көннәренә туры киләчәк.

Бу күренеш Кояштан килгән тиз җил агымнары белән бәйле. Россия Фәннәр Академиясенең космик тикшеренүләр институты (ИКИ) Кояш астрономиясе лабораториясе. белгечләре аңлатуынча, Кояштагы зур корональ тишек аркасында барлыкка килгән агым Җиргә барып җитә һәм кимендә 2–3 көн дәвамында тотрыксыз геомагнит хәл тудырачак.

Белгечләр фаразлавынча, планета бер атна чамасы шушы агым йогынтысында булачак, әмма иң көчле чор — беренче ике тәүлек. Нәкъ шул вакытта магнит давыллары аеруча сизелерлек булачак.

Моннан тыш, галимнәр кисәтә: югары геомагнит активлык ел ахырына кадәр сакланырга мөмкин, хәтта киләсе елга да сузылу ихтималы бар.

Магнит давыллары вакытында күпләр баш авыртуы, кан басымы үзгәрүе кебек хәлләрне сизәргә мөмкин, шуңа күрә сәламәтлеккә игътибарлы булырга киңәш ителә.

var SVG_ICONS = ' ';